27 март 2026 материаллары
-
Җәмгыять
Татарстанда милли сәясәт концепциясенең яңа редакциясе турында фикер алыштылар
Татарстанда дәүләт милли сәясәтенең яңартылган концепциясен булдыру буенча эш дәвам итә.
-
Яңалыклар
1 апрельдән «Дәүләт хезмәтләре»ндә баланы беренче сыйныфка язу мөмкинлеге барлыкка килә
1 апрельдән «Дәүләт хезмәтләре» порталында беренче сыйныфка гаризалар кабул итү башлана. Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары документлар тапшыруга алдан әзерләнә ала – 17 марттан гаризаның караламасын булдыру мөмкинлеге бар, дип хәбәр итә «Татар-информ» национальныепроекты.рф сайтына сылтама белән.
-
Марат Кәбиров
Үз телеңне өйрән, димә...
Без моны минут саен тукып торабыз инде, адым саен кабатлыйбыз. Без генә түгел, хәтта күпкә акыллырак абый-апалар да радиодан, телевидениедән, һәртөрле биек трибуналардан шуны сөйлиләр. Шул хакта газета-журналлар яза. Хәтта китаплар да бар. Бөтен дөнья буйлап бер аваз яңгырап торадыр сыман. «Үз телеңне бел! Татарча китаплар укы».
-
Риман Гыйлемханов
Ялгызлык
Бер дусның хатыны ярты айга ял итәргә киткән иде. Моның белән көненә әллә ничә тапкыр телефоннан сөйләшәбез. Хәл белешү: «Нихәл, берүзеңә күңелсез түгелме?» – дигән сүзләрдән башлана. Дус кеше сер бирмәскә тырыша. «Хәлләр ал да гөл», – дигән була. Хатынын юксынганы сизелә инде, бу яшьтә вакытлыча булса да ялгыз калу бер дә җүнле хәл түгел.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Ирләр ир булса
Соңгы вакытта OECD – Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы кызыклы бер факт белән уртаклашты: ирнең кереме хатыныныкына караганда күбрәк булса, гаиләдә балалар күбрәк туа.
-
Яңалыклар
Татарстан чит илләрдән килүчеләр саны буенча беренче өчлеккә эләккән
Татарстан узган елда чит илләрдән килүчеләр саны буенча, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән генә калышып, өченче урынга чыккан.
-
МӨҺИМ
Йогышлы коткы: Татарстанга терлек алып керү вакытлыча чикләнде
Татарстанга терлек алып керү вакытлыча чикләнде. Республикага бары тик нәселле маллар гына алып кайту рөхсәт ителә. Мондый чаралар хайваннарны куркыныч авырулардан, хуҗаларын зур югалтудан саклау өчен күрелә. Чөнки ил күләмендә хәлләр тыныч түгел.
-
Яңалыклар
Депутат «Пушкин картасы» номиналын 20 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте
Россиядә мәдәни чараларга бәяләр үсешен компенсацияләү өчен «Пушкин картасы» номиналын 5 меңнән 20 мең сумга кадәр арттырырга кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов шундый фикере белән уртаклашты.
-
Интервью
Артем Пискунов: «Миңа үз фикеремне җиткерерлек урын җитми»
Ул театр өчен туган. Сүзебез – Тинчурин театры артисты Артем Пискунов турында.
-
Җәмгыять
Эшләп ашаучылар: Казанда илкүләм съезд узды
Сөт хакы, мал авырулары, җитештергән ризык бәясе. Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең Казанда узган XXXVII илкүләм съездында шушы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
-
МӨҺИМ
Эш аннары ял: бакчага чыгарга әзерләнәсезме?
Кояш ныграк караган саен, язгы бакча эшләре дә якынлаша.
-
Яңалыклар
2027 елда Татарстан халкы «Ядкяр» порталында үз шәҗәрәсен карый алачак
Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты һәр татарстанлының нәсел шәҗәрәсен булдыру максатында «Ядкяр» проектын гамәлгә ашыра.
-
Яңалыклар
Әлки районында картлар һәм инвалидлар интернат-йортын яңарталар
Әлки районының Юхмачы авылында картлар һәм инвалидлар интернат-йортын капиталь ремонтлау дәвам итә. Эшләр социаль учреждениеләрне яңарту буенча республика программасы кысаларында алып барыла, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда Бөтенроссия балалар китабы атналыгы узачак
Казанда Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә 28 марттан 5 апрельгә кадәр Бөтенроссия балалар китабы атналыгы – балалар арасында укуны популярлаштыру буенча иң зур мәгърифәтчелек акциясе узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Бүген Татарстанда 15 градуска кадәр җылыта
Татарстан территориясенә бик җылы һәм коры һава торышы килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.